Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 12:40

Роберт Садриев Әҗәк авылында 42 ел буе электрик булып эшләгән

Әле бу елларга сугыш чоры баласының биш-алты яшьтән уракка барган әнисенә ияреп башак чүпләүләре, утау вакытында билчән энәләрен кулларына кадатып, анасына кишәрлекләр уташуын һәм авыл тормышындагы, колхоз җирендәге санап бетермәслек эшләрне, башка хезмәт елларын да өстәсәң бихисап дистәләр җыела...

Декабрь аенда Рәвия һәм Роберт Садриевларның тормыш коруларына 55 ел була. Ике кызга гомер биреп, хәзер балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яши алар. Үрнәкле, уңган, булдыклы, кешелекле, игелекле, тырыш, ихтирамга лаек бу парның икесенә дә язмыш үзе икешәр бишле куя бүген!
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: