Сөт кухнясы 6 айдан өч яшькә кадәр балаларны бары тик урындагы чималдан гына җитештерелгән, сыйфатлы продукция белән түләүсез тәэмин итәчәк. Продукцияне куллану географиясе киң, Нефтекамадан тыш, сөт белән Агыйдел, Дүртөйле, Янавыл һәм Бөре районнары тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
- Бүген бездә, чыннан да, бик мөһим вакыйга, без иске традицияләрне торгызабыз, чөнки балалар сәламәтлеге, беренче чиратта, аларның ашавына турыдан-туры бәйле. Биредә дүрт төр продукция чыгарылачак, - дип билгеләп үтте Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев.