Рөстәм Әхмәт улы районыбызның бүгенгесе һәм киләчәккә куелган планнар белән кыскача таныштырды һәм якташларыбызны кулларына диплом алгач, Борайның үсешен бергәләп алга җибәрергә кирәклеген ассызыклады. Радик Әнвәр улы үзәк дәваханә һәм район медицинасының заман белән бергә атлавы хакында, хезмәт шартлары буенча хәлләрне аңлатып бирде. Лаеклы яшәү һәм эшләү өчен мөмкинчелекләрнең елдан-ел яхшыра баруын билгеләде. Шулай ук районыбыз һәм биредәге дәваханә турында мәгълүмати видеофильм да күрсәтелде.
Медицина университетында якташларыбыз белән бергә Борайдан килгән шушы делегация белән республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан белем алучы студентларның да бу очрашуга күпләп керүе сөендерде. Димәк, районыбыз белән кызыксынучылар һәм бирегә эшкә килергә теләүчеләр дә бар, күп тә үтмәс алар арасыннан район үзәк дәваханәсенә яшь кадрлар кайтыр, дигән сүз бу. Студентлар тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплар да аңлаешлы һәм ачык булды. Бергәләп фотога төшү һәм алтынчы курста белем алучы якташларыбыз белән аерым сөйләшүләр бу очрашуны тагын да тулыландырды.
Әйткәндәй, бер атна элек безнең әлеге делегация Бөре медицина көллиятендә белем алучы булачак фельдшер һәм шәфкать туташлары белән очрашып сөйләшкән иде инде. Анда да киләчәктә дипломлы яшь кадрларны районыбыз халкы көтеп калганлыгы хакында сүз барды.