Әлеге чараның максаты – һәлак булганнарны искә алу һәм авыр югалту кичергән гаиләләргә карата мәрхәмәт күрсәтү, юлларда үлем-китемнең коточкыч масштабларына, юл хәрәкәтендә катнашучыларның потенциаль куркынычына игътибарны җәлеп итү, юллардагы фаҗигаләрне булдырмауга һәр кешегә хәленнән килгәнчә өлеш кертү мөмкинлеге бирү.
Юл хәрәкәте иминлеге пропагандалу буенча инспектор, полиция майорыГөлназ Әлетдинова әйтүенчә, агымдагы чорда Башкортстан Республикасы территориясенде зыян күрүчеләр белән 2939 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 315 кешенең гомере өзелгән һәм 3743 кеше тән җәрәхәтләре алган. Балалар катнашлыгында 327 юл-транспорт фаҗигасе булган, аларда 14 сабый һәлак булган һәм 351е имгәнгән.
Юл-транспорт фаҗигаләренең төп сәбәпләре арасында – тизлекне арттыру, алкоголь куллану, транспорт чараларның техник каравы һәм пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итүче җайланмалары булмау.
Бөтендөнья юл - транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне кысаларында мондый акцияләр уздыру аларда һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр турында искә төшерү, шулай ук исәннәргә үзләренең һәм чит гомерләрне саклап калырга мөмкинлек бирә.
Без юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә барлык һәлак булучыларны искә алабыз. Аларның үлемнәре бушка булмасын, бу куркыныч саннар бар кешелекне уйландырсын, хәвефсезлек чаралаырн төгәл үтәргә өйрәтсен иде.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән бергә транспорт чараларын йөртүчеләрне туктатып, үткәрелә торган акциянең мәгънәсен аңлаттылар һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча белешмәлекләр тараттылар.