Форумның төп темасы - чимал булмаган экспортны үстерү һәм проблемаларны хәл итүнең нәтиҗәле юлларын эзләү. Чарада эре, урта һәм кече бизнес компанияләре җитәкчеләре, Русия банклары, экспортка ярдәм итү төбәк үзәкләре, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр катнашты, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Форум эшендә Башкортстан делегациясе дә катнашты, аның составына Тышкы икътисади элемтәләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов, урынбасары Лена Изотова һәм Башкортсан экспортка ярдәм итү үзәгенең күргәзмә-ярминкә эшчәнлеге департаменты җитәкчесе Руслан Хөснетдинов керде.