Анда муниципаль Борай районы хакимияте башлыгы, район хакимияте башлыгы урынбасарлары, бүлек начальниклары, муниципаль район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. Утырышта “Муниципаль Борай районы Советының 2018 елның 20 декабрендәге “Башкортстан Республикасы муниципаль Борай районының 2019 елга һәм 2020, 2021 еллардагы планлы чорына бюджеты турында”гы 224 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында”, “Башкортстан Республикасы муниципаль Борай районының муниципаль милкен муниципаль Борай районының Борай авыл советы авыл биләмәсенең муниципаль милкенә тапшыру турында” мәсьәләләр каралды. Көн тәртибенә чыгарылган мәсьәләләр буенча район хакимияте башлыгы урынбасары, муниципаль Борай районы хакимиятенең финанс идарәсе начальнигы Ә.Дүсмәтова, БРның Җир һәм милек министрлыгының Борай районы буенча милек белән идарә итү комитеты рәисе Р.Хәйруллинаның чыгышлары тыңланды. Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.