Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь 2019, 12:45

Юл газабы беркемгә дә тансык түгел

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты нәтиҗәсендә Башкортстанда хәзер 150 объектта төзелеш, ремонт һәм реконструкция эшләре алып барыла.

Агымдагы елның беренче яртысында Башкортстанда төбәк һәм муниципальара юлларда 3,7 меңнән артык юл билгесе алыштырылган, 2,3 меңнән артык яңа билге урнаштырылган.
Юлларда хокук бозуларны фото- һәм видеотеркәүнең стационар камералары санын 527гә җиткерү планлаштырыла. Моннан тыш, республикада машинаның авырлыгын үлчәү контроль пунктлары барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында быел йөз мең кубометрдан артык яңа асфальт салыначак, бордюрлар алмаштырылачак, җәяүлеләр кичүләре төзекләндереләчәк һәм юл хәрәкәте билгеләре яңартылачак.
Башкортстанда хәзер 150 объектта төзелеш, ремонт һәм реконструкция эшләре алып барыла.
#национальныпроекты
#нацпроекты
#НациональныепроектыБашкортстан
#гомүмдәүләтпроектлары
Читайте нас: