Җәмгыять
11 Ноября 2019, 07:30

Төзек юллардан - алга!

Агымдагы елда Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонт ясалган юлларның озынлыгы 370 километрдан артып киткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада гомумдәүләт проекты кысаларында озынлыгы 48 километр булган урам-юл челтәренең 28 участогы ремонтланган.
Быел ремонтлана торган иң зур участокларның берсе - Бөре тракты, аның озынлыгы 12 чакрымнан артып китә. Биредә салкын «ресайклинг» методы белән ремонт үткәрелде, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Республика юллар идарәсендә аңлатуларынча, программа ремонт кына түгел, ә юллар төзүне, шулай ук барьер һәм җәяүлеләр өчен киртәләр, светофор объектларын, фото һәм видеофиксация камераларын урнаштыруны да күздә тота.
#национальныйпроект
#нацпроект
#региональныйпроект
#нацпроектБашкортстан