Ул үзенә бу тармакның абруйлы галимнәрен һәм халыкара экспертларын, федераль һәм региональ хакимият органнарын, Русия һәм чит ил югары уку йортлары вәкилләрен җыйды. Форумны «Татнефть» компаниясе һәм Әлмәт дәүләт нефть институты оештырды.
Форум, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, инновацион проектларны яклау, постер докладларын, форсайт-сессияләрне, ачык лекцияләрне, мастер-классларны, тематик квестларны һәм күргәзмәләрне берләштереп, 50 мәйданчыкта узды. Коммуникацион мәйданчыкта Русия Федерациясе төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 1000нән артык кеше катнашты. Якташыбыз Артур Васиков “Киләчәк бораулау технологияләре” юнәлеше буенча яшь галимнәрнең “Нефть-газ индустриясе өчен яшьләр энергиясе” халыкара фәнни-гамәли конференциясендә җиңүче булды.