Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь 2019, 15:00

Сынатмагыз, егетләр!

Район мәдәният йорты алдына иртәнге сәгать алты тулганда булачак солдатларыбызны әти-әниләре, дуслары һәм якыннары озатырга килде. Олы сәфәргә баласын чыгарып җибәрер алдыннан ата-анада гына була торган үзенчәлекле дулкынлану һәм шул ук вакытта эчке горурлык – уллары кайсы арада үсеп җиткән һәм солдатка ярарлык булган дигән кичешләрне тоеп була иде.

Борай авылыннан Тимур Сахаутдинов, Дамир Дәүләтгәрәев, Иске Мостафадан Заһиров Вадим, Александр Самиев, Кузбайдан Тимур Нургалиев, Бустанайдан Илнар Насыйбуллин, Шабайдан Юрий Гайниев, Мамадыдан Дмитрий Мухаметзянов, Яңа Шилектән Ринат Әхкәмовларны район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр мәсьәләсе секторының мөдире Наил Әхмәтгалиев үзенең тантаналы чыгышы белән сәламләде. Солдат хезмәтен үтәү һәр егет кешенең илебез алдындагы җитди, җаваплы бурычы икәнен әйтеп, ул аларга ак юл теләде. “Армиядән егетләр чын ир-ат булып, ныгып, чыныгып кайта, илебезнең иминлеге сезнең кулларда. Без барыбыз да горурланырлык солдат булырсыз, дип ышанабыз” – диде ул аларга. Мишкә һәм Борай районнарының хәрби комиссариаты вәкиле Эльмира Габделхакова егетләргә хәрби билет таратып чыкты. Алар шушы минуттан Ватаныбызның хәрбиләренә әйләнде. Киләчәктә бу билетларга бары хуплаулар, мактаулар гына язылсын! Сынатмагыз, якташларыбыз! Исән йөреп, сау кайтыгыз, берүк, егетләр!
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: