“Вадим Мурзин биредәге укуы һәм хезмәтенең тәүге көннәреннән үк үзен гадел, дисциплиналы, хезмәт сөюче, иптәшләренә чын дус итеп үзен күрсәтте. Аны башкалардан максатчан һәм җаваплы була белү сыйфатлары аерып тора. Улыгыз укуда да өлгеле, институтның мәдәни тормышында да актив катнаша, һөнәри бурычларны башкарганда үз инициативасын даими күрсәтүчән, институтыбызның тыңлаучылары һәм күпбуынлы курсантлары тарафыннан салынган традицияләрен саклауда да үзенең лаеклы өлешен кертә. Преподавательләргә һәм хезмәттәшләренә, җитәкчеләргә ихтирам күрсәтеп, коллективта ихтирам яулады. Шундый ул тәрбияләп үстергән өчен без сезгә зур рәхмәтлебез. Сез горурланырлык, Ватаныбызның чын гражданын һәм чын патриотын үстергәнсез.
Вадим Флорит улы киләчәктә дә Присягага һәм хезмәт бурычына тугры калып, үзенең барлык көчен һәм белемен дәүләтебез, аның гражданнарының иминлеге өчен юнәлтер дип ышанабыз. Улыгызга ныклы сәламәтлек, уңышлар телибез һәм аның уңышлары сезгә дә яшәү көче өстәр дип уйлыйбыз. Хөрмәт белән институт начальнигы полиция полковнигы А. С. Ханахмедов.” – дигән юллар язылган иде бу Рәхмәт хатында.
Рәзилә Муллахан кызы оныгы Вадимның икенче курста укуы, үзе белем алган институтта оста биюче булып танылуын һәм иптәшләрен дә бию осталыкларына өйрәтүе хакында горурланып сөйләде. Балаңның уңышларын ишетүдән дә сөенечлерәк хәбәрнең булуы мөмкин түгел шул. Афәрин, Вадим Флорит улы! Рәзилә апа, шатлыгыгызны уртаклашабыз.