Җәмгыять
3 Ноября 2019, 10:51

Сак булыгыз: юка боз!

Кыш җитте. Елга-күлләр өсте акрынлап боз белән каплана башлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ел саен юка бозда дистәләрчә кеше үлә. Бу еш кына әти-әнисез генә уйнап йөрүче балалар, батыр балыкчылар... Әйтик, ноябрьнең беренче көннәрендә Нуриман районында өч бала боз астына күлгә төшеп киткән, аларның берсе, кызганычка каршы, һәлак булган. Юка бозда үзеңне ничек тотарга һәм бәлагә юлыкканнарга ничекярдәм итәргә? Республика Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары иң мөһим сорауларга җавап бирде.

Нинди боз хәвефсез дип исәпләнә?

Барысы сез ничә һәм нәрсә эшләргә җыенуыгызга да бәйле. Гомуми кабул ителгән нормативлар мондый: бер кеше өчен бозның калынлыгы кимендә 10 см; шугалак корылмалары өчен - 12 см; җәяүлеләр кичүе-15 см; автомобильләр йөреше-30 см. Кагыйдә буларак, ныклы боз-үтә күренмәле, яшел яки зәңгәр төстә була. Ул, барыннан да ешрак, ачык карсыз киңлектә барлыкка килә. Юка боз сөт кебек тонык, соры. Кар белән капланган "яшь" боз куркыныч.

Әгәр дә инде башкача юл булмыйча боз өстеннән генә үтәргә кирәк булса, нәрсә эшләргә?

Тәүлекнең караңгы вакытында бозга керергә ярамый, шулай ук томан булганда яки кар һәм яңгыр яуганда. Боз өстендә йөгермәгез, сикермәгез. Кыш башында иң куркыныч урыны - сулыкның уртасы. Туңган сулыкны чаңгы киеп чыгу хәвефсезрәк. Төркем белән боз аша чыкканда бер-берегез белән арагыз 5-6 метр чамасы булсын. Әгәр дә сез балыкчы икән, бозда ясаган тишекләрегезне биш-алты метр ара белән ясамагыз. Һичшиксез, үзегез белән коткару жилеты алып барыгыз.

Боз астына китсәгез нәрсә эшләргә?

Паникага бирелмәгез, тын алышыгызны тигезләгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз. Кулларыгызны киң итеп ачып боз читенә тотынырга тырышыгыз, югыйсә башыгыз белән төшеп китү ихтимал. Боз өстенә акрынлап ятарга тырышыгыз. Һәм мотлак рәвештә килгән ягыгызга таба шуышыгыз.

Боз астына иптәшегез төшсә нишләргә?

Бозлы суга төшкән кеше 10-15 минут эчендә туңарга, 20 минуттан соң аңын югалтырга мөмкин. Шуңа да вакыт секундлар белән исәпләнә. Озын таяк, такта, каешлар, бер-берсенә бәйләнгән шарфлар һ.б. нинди дә булса озын нәрсә алыгыз. Боз астына төшкән кешегә ярдәмгә килүегез турында кычкырыгыз. Бу аңа паникага бирелмәскә ярдәм итәчәк. Якынрак шуышып бару хәвефле, сез дә боз астына төшеп китәргә мөмкинсез. Шуңа да арада 3-4 метр калгач, озын предметны аңа таба сузыгыз. Сак белән генә каза күрүчене тартып чыгарыгыз һәм акрын гына шуышып кире якка барыгыз. Аны тиз арада киемнәрен салдырып төрегез. "Ашыгыч ярдәм" бригадасын чакырырга онытмагыз.

Безнең халыкта "Язгы боз ястык калынлык булса да ышанма, көзге боз көзге калынлык булса ышан" дигән әйтем бар. Белмим, нинди калынлыктагы көзге турында әйткәннәрдер, әмма көннәр ныклап суытмыйча, боз ныклап катмыйча, елга-күлләр өстенә КЕРМӘГЕЗ! Үзегезне саклагыз!

Венера Арсланова.