Җәмгыять
2 Ноября 2019, 13:30

Ярминкәдә байлык

Шимбә көн Борайның сәүдә-базар комплексында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ярминкә үтте.

Анда район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси йорт хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар үзләренең продукцияләре белән сату итте.

Күңелләр көр, табыннар ризыктан сыгылып торган вакыт. Авыл халкының эштән берни кадәр арынып, тынычланып калган мәле. Кемдер бүген бирегә товарын акчага әйләндерергә, кемдер бәйрәм ярминкәсеннән күңеленә ял, ләззәт, кирәкле әйберен алырга чыкты. Карап торырлык кәбестә, кишер-чөгендерне күпләребез хәзер кышкылыкка дип үзебезнең район ярминкәләреннән күпләп алырга өйрәндек. Хаклары да тешләшми. Бал, сөт-маен да сайлап, рәхәтләнеп сатып алып була биредә. Үзебезнең якның экологик таза продуктларының кадерен барыбыз да беләбез, шуңа да сатучылар һәм сәүдә рәтләре арасында кеше кайнап торды. Тәүге карны ашарга өлгереп, инде итләрен тәмләткән каз, үрдәк түшкәләрен дә халык бик теләп алды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим иткән ашлык, мал оны, печән-салам да мул иде.

Ярминкәгә килүчеләр үзешчәннәр тарафыннан тәкъдим ителгән концертны теләп карады. Милли киемнәрдә башкарылган җыр-биюләр районыбызда дус-тату яшәүче милләтләребезнең берлегенә ишарә булды. Ярышлар, уен-көлке, күңел ачуларда да якташларыбыз бердәм катнашты. Бу көнне райондашлар бер-берсен бәйрәм белән котлады, рәхәтләнеп күңел ачты. Басу-кырларда эш тәмамланган, кураларда кош-корт, мал-туар симертелгәнлеге, гомумән, көзнең муллыгы турында куанып әңгәмәләште алар.

Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас