Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 ноябрь 2019, 06:52

«Көзге-кышкы чорда янгын хәвефсезлеге чаралары» темасына профилактик дәресләр үткәрелде

24 октябрь көнне 1 нче урта мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары белән гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында «Көзге-кышкы чорда янгын хәвефсезлеге чаралары» темасына профилактик дәресләр үткәрелде.

"Хәвефсезлек мәктәбе" Бөтенрусия балалар-үсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе 72нче санлы янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белен берлектә бай эчтәлекле, һәм кызыклы чара үткәрде.
Укучылар белән янгын чыккан вакытта эш итү буенча дәрес үткәрелде. Укучылар гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында видеоролик карады.
Балаларга шулай ук «Александр» тренажерында беренче медицина ярдәмен күрсәтү буенча үз осталыкларын һәм күнекмәләрен сынап карау мөмкинлеге бирелде.
Әңгәмә ахырында укучыларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм балалар, үз чиратларында, аларны һәрвакыт үтәргә сүз бирделәр.
Читайте нас: