Бу хакта Уфада узган матбугат конференциясендә республиканың транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансур Низакаев хәбәр итте.
- "Росавтодор" Русиянең Транспорт министрлыгы ярдәмендә интеллектуаль транспорт системасы проектларын сайлап алу методикасын эшли. Әлеге методика агымдагы ел ахырына кадәр эшләнәчәк, 2020 елның 1 апреленә кадәр ул расланачак. Без бу ел ахырына проектны структуралаштырырга һәм аны киләсе елда гамәлгә ашыра башларга планлаштырабыз", - диде Мансур Низакаев.
Аның сүзләренә караганда, юлларга һәм юл-транспорт һәлакәтләренә онлайн-мониторинг үткәрү өчен ситуацион үзәк булдырылачак. Системага юл кагыйдәләрен бозуларны теркәү камералары да кергән, дип хәбәр итә "кызыл таң".
- Без, шулай ук, Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә интеллектуаль светофорлар кертергә планлаштырабыз, - диде ул.
#нацпроект #национальныепроекты