Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 октябрь 2019, 09:10

Башкортстанда 2020 елда ТКХ тарифлары 3,6% тан да артмаячак

2020 елның икенче яртысында Башкортстанда ТКХ хезмәтләре өчен түләүнең уртача күләме 3,6% тан да артмаячак, диелә Россия Хөкүмәте карарында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, илнең күпчелек төбәкләре өчен тарифлар 3,6-4,9% ка арткан.
Киләсе елда ТКХ тарифлары аеруча Чечен Республикасында (6,5%), Кабардин-Балкар Республикасында (5,4%) һәм Дагыстан Республикасында (5,2%) артачак.
Һәм, киресенчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсешенең иң түбән индексы Ненец автономияле округында яшәүчеләр өчен каралган, ул 2,4% тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта, Мәскәүдә ТКХ хезмәтләре өчен түләү киләсе елның икенче яртысында уртача 5% ка артачак. Мәскәү өлкәсендә-4,1% ка, Санкт - Петербургта-3,8% ка.
2020 елның беренче яртыеллыгында, инфляция үсү сәбәпле, ТКХ тарифларын арттыру үткәрелмәячәк.
Читайте нас: