Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2019, 06:52

Урра! Без беренче!

Ил Президенты Владимир Путинның “Сыйфатлы һәм хәвефсез автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында республикада юллар ремонтлау һәм төзү җәһәтеннән бик күп эшләр башкарыла.

Сыйфатлы юллар аварияләр санын киметергә мөмкинлек бирә. Әйтик, илдә миллион халкы булган шәһәрләр арасында юл фаҗигаләрендә һәлак булучылар санын киметү буенча иң яхшы күрсәткеч Уфада, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Ел башыннан республика башкаласында 19 кеше һәлак булган, бу узган елгы күрсәткечтән ике тапкыр диярлек кимрәк. Ел башыннан үткәрелгән чаралар комплексы ярдәмендә республикада былтыргыга караганда 77 кешегә күбрәк гомер саклап калынган.
Әйе, аварияләрдә үлүчеләр саны кимү гомум республикага хас күренеш. Агымдагы елның тугыз аенда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, 222 авариягә кимрәк теркәлгән. Үлүчеләр саны – 19,7 процентка, ә җәрәхәтләнүчеләр саны 6,4 процентка кимегән.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров республиканың Дәүләт автоинспекциясенә һәм Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
— Менә без эзлекле һәм бердәм эшләгән урыннарда яхшы нәтиҗәләргә ирешәбез, — дип ассызыклады ул. — Уфаның юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләрне киметү буенча беренче урынны алуы куанычлы. Иң мөһиме, бу вакыт эчендә без тискәре тенденцияне үзгәрттек һәм ведомствоара хезмәттәшлекне оештырырга өйрәндек.
#нацпроект #национальныепроекты
Читайте нас: