Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгында билгеләүләренчә, республикада инде 45 шундый килешү төзелгән.
“Базы” предприятиесе директоры Вадим Соколов гомумдәүләт проектының хезмәт ресурслары буенча проблемаларны хәл итәргә, кеше капиталын үстерергә ярдәм итәчәгенә ышана, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Гомумдәүләт проекты кысаларында катнашучы предприятиеләр җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча проектларны тормышка ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә белгечләр ярдәмен бушлай куллану мөмкинлеге ала. Алар финанс ярдәменә, ягъни ташламалы займга да дәгъва итә ала. Проект кысаларында башка төрле ярдәм чаралары да каралган.
#нацпроект #национальныепроекты