Җәмгыять
25 Октября 2019, 09:35

Борайда “Игътибар – балалар” операциясе үтә

“Игътибар-балалар!”операциясе кысаларында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән берлектә рейд чарасы үткәрделәр. Кечкенә ярдәмчеләр балаларның кием һәм рюкзакларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуны тикшерделәр.

Иң күп юл-транспорт фаҗигаләре тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыга. Шуңа күрә балаларда яктылыкны кайтаручы элементлар булуы мөһим. Мәктәп укучыларына һәм аларның әти-әниләренә шушы элементларның тәүлекнең караңгы вакытында машина йөртүчеләр өчен җәялүне керергә сизгеррәк булырга һәм юл-транспорт фаҗигасен булдырмаска булышуы турында аңлатылды. Моннан тыш, алар юлны кисеп чыкканда телефон белән сөйләшмәскә кирәклегенә игътибар иттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Чара ахырында балалар иьат йортыныжы “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары” түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр яктылыкны кайтаручы элементлар булмаган укучыларга фликерлар бүләк итте, ә машина йөртүчеләргә имин юллар теләде.
Зәһинә Ибәтуллина.

Читайте нас