Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2019, 06:16

Уфада 62 яңа камера булачак

Ил Президентының “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада юллар төзү һәм ремонтлау дәвам итә.

Быел Уфада янә 62 фото- һәм видеотеркәү камералары урнаштырылачак. Аларның бәясе — 222 миллион 880 мең сум. Аны Санкт-Петербургтан килгән подрядчы куярга тиеш.
Эш күләме ике контрактка бүленгән. Килешү шартлары буенча подрядчы эшләрне ике айда тәмамларга тиеш, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Водительләрне күптән күзәтсәләр, җәяүле гражданнар артыннан күзәтү башланып кына килә — октябрь ахырына 134 миллион сумга 951 урам камерасы куелачак. Заказчының шарты: видеокүзәтү кешеләрнең йөзен таный белергә тиеш.
Читайте нас: