Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 октябрь 2019, 16:20

Ни хәлдә син, сан!

Президент Владимир Путин май указын гамәлгә ашыру кысаларында илдә “Русия Федерациясенең санлы икътисады” гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла.

Аның кысаларында Башкортстанда зур эшләр башкарыла. Әйтик, Дәүләкән районындагы социаль объектлар югары тизлектәге Интернетка тоташтырыла башлады.
Программа буенча 2021 елга кадәр 100-1000 кеше яшәгән торак пунктлардагы 2774 социаль объектка югары тизлектәге Интернет кертелергә тиеш. Санлы технологияләр төпкел авыллардагы мәктәпләргә, фельдшер-акушерлык пунктларына, полиция бүлекчәләренә, янгын сүндерү частьларына һәм башка объектларга кертеләчәк, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
“Русия Федерациясенең санлы икътисады” гомумдәүләт проекты алты федераль проектны үз эченә ала. Болар: санлы мохитне норматив көйләү, мәгълүмати инфраструктура, санлы икътисад өчен кадрлар, мәгълүмати хәвефсезлек, санлы технологияләр һәм санлы дәүләт идарәсе.
Киләсе алты елга гомумдәүләт проектын финанслауга 1,5 триллион сум акча юнәлтеләчәк.
#нацпроект #национальныйпроект

Читайте нас: