Кичә уздырылган чираттагы инвестсәгатькә бер кеше – Борайда яшәүче Ришат Гыйльметдинов килгән иде. Әлеге көндә ул төзелеш эшләре белән мәшгуль, шулай ук параллель рәвештә Түгәрәк авылында маллар да үрчетә. Ришатның инвестсәгатькә килүенең сәбәбе – киләчәктә ул күпләп ит-сөт токымлы сыерлар үрчетергә тели. Моның өчен аңа арендага мал тораклары кирәк. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков аңа ниятенең яхшы булуын әйтте һәм алдагы елга “Агростартап” программасында катнашырга киңәш бирде. Моның өчен Ришатка бүгеннән ук программада таләп ителгән документлар өстендә эшләргә, малларның токымын ныклап уйларга, малларны кайдан сатып алу урыннарын белешергә кирәк. Күзләрендә ут янып торган бу егетнең ниятләре чынга ашачагына шик юк.