Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2019, 17:25

Борайлылар “Юнармия” сафларына басты

11 октябрьдә Уфада Башкортстан Республикасы гомумбелем бирү оешмалары укучыларының «Юнармия» Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына керү тантанасы булды.

Анда 1нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Гыйззәтуллин Илнар (8Б), Әхәтов Салават (8А), Муллагалиев Динар (8А), Басыйров Дмитрий (8Б), Габдерахманов Артур (8А), Вахитов Динислам (8Б), ОБЖ укытучысы Зарипов А.Р. катнашты. Тантаналы чара "Торатау" конгресс-холлында узды.
Чарада Үзәк хәрби округының Кадрлар идарәсе начальнигы Александр Яренко, яшьләр сәясәте һәм спорт министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Хәбибов, Башкортстан Республикасы буенча Үзәк хәрби округ инспекторы Тимофей Азаров, УГАТУның хәрби-техник белем бирү институты начальнигы Мәхмүт Биглов, «Боевое братство» ветераннар иҗтимагый оешмасының Башкорт бүлеге җитәкчесе Альберт Шаһиморатов һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Әлеге хәрәкәт сафына хәрби-патриотик клуб кадетлары, спортчы-активистлар, хәрби-спорт уеннарында һәм фестивальләрдә катнашучылар – барлыгы 300 дән артык кеше керде. Барлык катнашучылар да яшь армиячеләр значокларын алдылар.
Генерал-майор Александр Яренко солдатларга мөрәҗәгать итеп, хәзер аларга яңа исемгә туры килергә кирәклеген билгеләп үтте.

Маргарита Гыймаҗетдинова.


Читайте нас: