Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 октябрь 2019, 12:09

Егет бурычын үти

Әҗәк авылында яшәүче Шәриповлар гаиләсе – укытучылар династиясе. Кадим Хәбибулла улы һәм Наилә Хәмәтнур кызы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Өчесенә дә югары белем биреп, гаиләләре белән алар мәгариф өлкәсендә хезмәт итүчеләр.

Бүгенге көндә әти-әниләре нигезендә уллары Айдар һәм киленнәре Илмира матур, җитеш тормышта яшиләр. Кызлары Элиза озакламый кулына табиб дипломы алачак, ә уллары Динис армия сафларында әле изге бурычын үти. Шушы вакытта Ульяновск шәһәрендә хезмәт итә. Кәрәзле телефон аша һәркөнне әти-әнисенең, дәү әнисенең хәлләрен белешеп тора. Үрнәкле тәртибе өчен командирлары да бик рәхмәтле. Динис Нефтекама шәһәрендәге нефть эшкәртү колледжын тәмамлап, диплом алгач та солдатка китте. Мәктәп елларында ук спортны үз иткән, район ярышларында призлы урыннар яулаган егетебезгә хезмәт җиңел бирелә. Ул тәүге көннәрдән үк армиядә дә үзен гел яхшы яктан гына күрсәткән, чөнки күркәм гаиләдә алган тәрбия һәрвакыт алдан йөри. Аңа барлык авылдашларны, ата-анасын, туганнарын шатландырып, солдат хезмәтен намуслы үтәп кайтуын телибез.
Рәзиф Сафин, Әҗәк авыл биләмәсе ветераннар оешмасы җитәкчесе.
Читайте нас: