Бу хакта 7 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә үткән транспорт сәгатендә билгеле булды.
Башкортстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияттәге 626 автомобиль юлы бар, аларның озынлыгы 13 мең чакрымнан артык. Юлларда 1642 күпер урнашкан.
Киңәшмәдә, шулай ук, кышка юлларны әзерләү буенча да фикер алыштылар. Барлык техниканың 80 проценттан артыгы әзерләнгән.
Киңәшмәдә катнашучылар сүзләренә караганда, кышкы чорда кар яуганда кар чистарту техникасының җитмәве сизелә. Уфада 1748 урам, аларның озынлыгы 1567 километр тәшкил итә. Уфа бюджетында юлларга хезмәт күрсәтүгә 1,8 миллиард сум каралган.
Кышын юлларда 449 берәмлек техника эшләячәк. Быел 224 миллион сумлык 36 берәмлек техника сатып алынган, тагын 132 миллион сумлык 37 берәмлек сатып алына.
#нацпроект #национальныепроекты