Җәмгыять
9 Октября 2019, 03:06

Вакытында чара күрелсен

Республикада янгын хәвефсезлегенә бәйле хәлләр катлаулы кала. Аларда кешеләр сәламәтлегенә зыян салыну, үлем очракларына китерү начар. Аеруча янгыннарда балалар үлеме аянычлы. 2019 елда аннан алдагысы белән чагыштырганда кеше үлеме 12 процентка арткан. Янгыннарда барлыгы 191 кешенең гомере өзелгән. Шуларның җидесе бәлигь булмаган балалар.

Болар хакында селектор киңәшмәсендә РФнең республикадагы Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт Идарәлеге начальнигы урынбасары Эдуард Идрисов һәм башкалар сөйләде. Кызганычка каршы, халык арасында аңлату эшләре алып барылуга карамастан, күңелсезлекләр кабатланып тора. Моның сәбәпләре берничә һәм алар билгеле. Фатирларда һәм шәхси йортларда электр приборларыннан саксыз файдалану, җылыту сезонында төзек булмаган мичләр ягып өйне җылыту, электр чыбыкларының искерүе, аларга көчәнеш килеп кыска ялганулар, тәмәке төпчеген сүндермичә ташлау, хәмерне чамадан тыш куллану һәм башкалар янгын чыгуга китерә.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдергәнчә, янгыннарның зур өлеше яңа елны каршылаган чорга туры килә. Кешеләр уттан түгел, ә төтенгә тончыга. Үлем очракларының 45 проценты тәмәке тартучыларга, алкогольле эчемлекләр кулланучыларга туры килә.
Шуңа хәвефсезлек кагыйдәләре һәр өйдә, фатирда булырга тиеш. Янгын хәвефсезлеген искәртүче махсус приборлар урнаштыру үткән елда 285 кешенең гомерен сак-лап калуга ярдәм иткән. Мондый приборлар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр өендә һәм фатирларында, шулай ук ишле гаиләләрдә булу мәҗбүри таләп итеп куела. Безнең районда шундый 603 прибор урнаштырылган һәм бу эш дәвам итә. Янгын хәвефсезлеген кисәтүче прибор батарея ярдәмендә эшли. Аны, көче беткәч, вакытында алыштырырга кирәклеген хәтердән чыгарырга ярамый. Янгын хәвефсезлеге өчен җаваплы белгечләр, энергетиклар һәм башка хезмәтләрдәгеләр өйдән өйгә, фатирларга йөреп тикшерү үткәрәчәкләр, ачыкланган җитешсезлекләр буенча катгый чарасы күреләчәк.
Читайте нас