Экспорт бизнесына ярдәм итү һәм стимуллаштыру, халыкара сәүдә өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәне тапшыру өчен “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Ел экспортеры” премиясе гамәлгә куелды. Җиңүчеләр ике этапта - округ һәм Бөтенрусия күләмендә билгеләнә. Идел буе федераль округында “Яңа география” номинациясендә Башкортстаннан узган елда 14 яңа базар ачкан “Стәрлетамак нефть химиясе заводы” җәмгыяте җиңүче булды, алар арасында Мексика, Кения, Филиппин, Пакистан, Панама, Көньяк Африка Республикасы бар.