Шушы уңайдан мәдәният йортындагы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, БРның Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Егор Родин бәйрәм белән котлады. Бер төркем актив гражданнар, хезмәт алдынгылары бүләкләнде, район үзешчәннәре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар бию коллективлары эчтәлекле концерт күрсәтте.