Монда кемнәрнеңдер сәламәтлек торышы катлаулы булып, хәрәкәтләре чикләнгән. Кайсыбер апа-абыйлар хәлләреннән килгәнчә актив тормыш белән яши – биредә эшләүче хезмәткәрләргә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша икән. Шундый тынгысыз кешеләрдән булган Хафизян Зайров һәм Тәлгать Исламовлар турында таныштырып үтәсем килә. Бу йортта 20 кеше тәрбияләнә һәм аларны коллективтагы 13 кеше хезмәтләндерә. Бер гаилә булып дигәндәй, гаилә җылысы тудырырга тырышып, бердәм яшиләр алар. Мөдир Рәзидә Шәвәлиева сүзләренә караганда бу ике абый аларның “уң куллары”. Хафизян Харис улы бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата икән. Яздан алып, иртәнге алтыдан ук көченнән килгәнчә бакчада казынып, чәчәкләр үстергән. Түтәлләр ясап утырткан кыярлары да быел мул уңыш биргән.Үзебезнең кыярга рәхәтләндек, диләр. Ә Тәлгать Галим улы электән электрик булып эшләгән кеше, биредә тиз генә ир-ат кулы кирәк булганда тиз гез генә ярдәмгә килүче оста булып танылган. Әлеге вакытта биредәге мунчада ремонт булып алган, алар бу эшләрдә дә бик теләп булышып йөргән. Димәк, бу икәү яшәгән урыннарына үз итеп, ихтирамлы караш белән яши.