Һәр рейд барышында малларны урамда караучысыз йөртү фактлары ачыклана. Шушы елда гына 1 сентябрьгә район буенча БРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 7.3 статьясы буенча 53 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Димәк, шул кадәр кеше штрафка тарттырылган. Бу статья авыл хуҗалыгы хайваннарын көтү һәм куып чыгару тәртибен бозу дип атала. Барлык авылларда да авыл советлары авыл биләмәләре тарафыннан билгеләнгән көтү урыннары бар. Гражданнар малларын абзар-курада асрарга яки көтүдә йөртергә бурычлы. Ә инде урамга куып чыгару административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.3 статьясын бозу булып чыга. Аңа ярашлы, гражданнарга 1000-3000 сум, вазыйфалы кешеләргә 5000-8000 сум, юридик шәхесләргә 15000-20000 сумга кадәр штраф салына. Кайбер кешеләр малларын урамда, җәмәгать урыннарында, басуда иректә йөрткән өчен бер тапкыр штрафын түләдем дә бетте дип уйлый ахрысы, чөнки урамда иректә йөргән маллар гадәттә бер үк хуҗаларныкы булып чыга. Икенче тапкыр административ хокук бозу очрагы ачыкланса, штраф күләме шактый арта – гражданнарга 3000 сумнан, вазыйфалы кешеләргә 10000 сумнан, юридик шәхесләргә 30 мең сумнан алып штраф салыначак. Шуңа да исегезгә төшерәбез, маллар көтүдә йөртелсен яки ихатада, абзарда асралсын, урамда иректә йөртү закон бозу булып санала.