Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2019, 14:27

Тормыш, дөнья – диңгездән дә тирән

Ул ире белән 19 ел гына яшәп кала, ә бианасын 47 ел буе карый.

Хатын-кызның ихтияр көче, сабырлыгы, үзе турында уйламыйча балаларын бәхетле итәргә тырышуы турында сүз чыгу белән ирексездән Яңа Мостафа авылында яшәүче Рәүзия апа Сибәгатуллина искә төшә.
Колхозлашу чоры барганда зүрәтисе Әхмәтзакирнең өен тартып алып, үзен сөргенгә озаталар. Ярый буй җиткән ике кызы кияүгә чыгып кала. Ә ике бәләкәй баласы белән Рәүзия апаның зүрәнисе җир мунчада кыш чыга. “Аларга ярдәм итсәгез, үзегезне дә сөргенгә җибәрәчәкбез”, – дип, власть вәкилләре ныгытып куя. Ниндидер игелекле авылдашы бер тун, бер юрганны качыртып кына бирә. Михнәт башларына таш булып бәрә бу гаиләнең. Ике кызның берсе Вәсиләне дә алда сынау көтә. Бөек Ватан сугышы башлангач аның авыру ирен “трудармия”гә алалар. Күп тә үтми эштән өзлеккән, хәлсез Хәтмулла Хәсәновның шунда үлүе турында хәбәр килә. Ана өч бала белән ачлык, ялангачлык белән алышып ялгызы кала. Өстәвенә, документларны юллый алмагач, балаларга биреләсе пособиедән дә мәхрүм була. “Тавык йомыркасын җыеп инәйләр Чурайга сатарга бара иде. Санаулы тиеннәрен “план-налуг” түләр өчен яулык очына төйнәп бәйләп куйганнар. Кайтыр якка чыккач лавка-кибеттә хуш исле келәндерләр күреп, их, шуларны балаларга алып кайтасы иде дип үрсәләнгәннәр. Тиеннәренә тотынсалар, план-нурмыларын түли алмыйлар бит инде. Апаларның юл буе, кайтканчы елап кайтканнары турында инәебез үлгәнче сөйләде”, – дип, күз яшьләренә ирек бирде Рәүзия апа. Каяндыр юнәтеп алган чабаталарының өч көнгә җитмәгәнлеген дә, аларга шакмаклар беркетеп караганнарын, ләкин алары юешләнеп, салкынның аякларын өтеп алганлыгы хакында да әрнеп сөйләде.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
(Дәвамын “Алга” гәзитенең киләсе саннарында укырсыз.)
Читайте нас: