Әҗәк авылының данлыклы, хезмәт сөючән, тырыш Гайсиннар нәсел вәкилләре район халкына бик тә таныш. Бигрәк тә, 1937 елны Бөредә механизаторлыкка бергә укыган Оркыя һәм Хәмәтнурлар тәүге легендар тракторчылар исемлегендә. Алар өйләнешкәннән соң да трактор-комбайнда ирле-хатынлы бергәләп эшләүләрен дәвам итә. Хәмәтнур Гайса улын 1941 елда Борай МТСына механик итеп билгелиләр. Аңа шунлыктан фронтка җибәрмәскә дип бронь тапшыралар. Үстергән дүрт уллары да техника белән бәйле һөнәр сайлый. Бердәнбер Рәфисә кызлары сәүдә тармагында көч салган. Күптән түгел мәрхүм булган Рәфәвил абый районда еллар дәвамында алдынгы комбайнерлар сафында булды. Улы Рәфит белән бергәләшеп алдынгылыкны беркемгә дә бирмәделәр дип әйтсәм, һич ялгышмам. “Әткәйне сирәк күрә идек. Кыш буе МТСта ремонтта булды. Караңгы төндә генә, янчык төбенә тамак ялгарга дип алып киткән икмәк кисәген безгә “куян күчтәнәче” дип алып, арып-талып кайтып керер иде. Малны, кош-кортны ишле тоттык. Әни аш-суга оста булды, бакча карага да маһир иде” – дип, туган нигезен рәхмәтле сүзләре белән искә ала Фәрис Хәмәтнур улы.