Һәм ул гомер күз ачып йомганчы узып та китә. Әмма, ни аяныч, кайберәүләр үз-үзенә кул салып, шушы якты дөнья белән хушлашырга ашыга. Шундый күңелсез очракларны булдырмау максатыннан республиканың баш табиб-суицидологы Ирина Хох, республика клиник психотерапевт үзәгенең табиб-психотерапевты Елена Евтушенко район үзәк дәваханәсендә лекция укыдылар. Анда район үзәк дәваханәсенең нарколог-психиатры, балалар неврологы, районның фельдшер-акушер пунктлары фельдшерлары, психологлар, белем бирү учреждениеләренең социаль педагоглары, мәктәп директорлары урынбасарлары, авыл советлары авыл биләмәләре башлыклары чакырылган иде. Лекция бик фәһемле булды. Аның барышында тыңлаучылар сораулар биреп, шунда ук аларга җавапларын алды.