Гражданлык позициясен беренче кабат белдерер өчен бирегә Башкорт дәүләт физик культура институтының икенче курс талибәсе Диана Гарипова да бар иде. Ул да бүген дулкынлану хисләре кичергәнен яшермәде. Үз сүзен әйтә алганына ул чиксез шат иде. Бу мәл район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаковның да бирегә тавыш бирергә килгән мәленә туры килде.