Бу Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәмендә башкарыла. Программага ярашлы, авыл халкы 200 мең сумнан артык акча җыюга ирешкән. Шушы суммага район һәм республика бюджетыннан финанс чыгымнар өстәлгән. Барлыгы 1,5 километр озынлыгындагы юлларга комташ түшәүне шәхси эшкуар Эльвира Гыйлемшина башкара. Инициатив төркем җитәкчесе Рафаэль Карипов җитәкчелегендә эшләр яхшы оештырылган. Бертуктаусыз йөргән КамАЗ автомобильләре җил тизлегендә комташны авылга ташып тора. Карабай урамнары күзгә күренеп матурлана.