Халык телендә мондый үзйөрешле машиналарны “Шайтан” яки “Җен” арбасы дип атыйлар. Беренче карауга бер дә әллә нинди катлаулы конструкциясе дә юк кебек тоелган арба хәрәкәткә килеп, харап йөреп ятканга шундый исем бирелгәндер инде аларга. Вострецово авылы халкы хәтерләвенчә, 1970нче елларда ук биредә тәүге үзйөрешле машиналар барлыкка килә башлаган. Беренчеләрдән булып Михаил Рясов, Николай Феонин гади генә күренгән конструкцияле арбаны хәрәкәткә китергән. Әмма бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел шул бу! Техниканы аңлап, тоя белеп, кирәкле детальләрне тапканнан соң гына, төпле акылыңны тагын эшкә җигәсең... һәм оста кулларың җансыз тимергә җан кертә. Авылның өлкән яшьтәге апа-абыйлары хәтерләвенчә, мотоцикл, машина тәгәрмәчләренә кытлык булгач ат арбасының агач тәгәрмәчләренә кадәр кулланган булган осталар. Авыл җирендә бик кирәкле техника шул бу, печәнен салып кайтсаң да, тиресен түксәң дә. Атлы кешедән ат ялынып, авыл буйлап сорап йөрү түгел. Өстәвенә, җәй көне бу “тимер ат”ыңны кигәвен талап та җәфаламый. Ягулыгыңны саласың да әкрен генә эшеңне башкарасың. Күпләр шушындый арба турында хыяллана иде, тик алтын куллы, белем дәрәҗәсе дә ныклы булганнар гына мондый бәхеткә ирешә алды шул. Сиксәненче еллар башында Яңа Мостафа авылында яшәүче, бүгенге көндә мәрхүм Гавис Арслановның шушындый машинасына сокланып карый идек. Ә ул биш балалы гаиләсен шул арбага утырта иде дә җиләккә, миллеккә, печәнгә алып бара иде. Бу күренешне карап тору гына да бетмәс ләззәт тудыра иде.
Вострецовода яшәүче ике “Кулибин” – Рәвис абый Закиров һәм Радик абый Ахунов авыл җыены үткәрелгән урынга үзләре ясаган “Җен” арбасында килеп туктагач, яннарына барып, алар белән әңгәмә кормыйча булдыра алмадым. 62 яшьлек Радик Шакир улы һәм 65 яшьлек Рәвис Хәким улы йөгәнләгән, үз куллары белән җыелып төзегән машиналарының руль артында чын хуҗаларча, чын консрукторларча горур кыяфәттә каршылады. Горурланырлыклары да бар, тормыш көтәргә теләге булып, хуҗалыкка артык чыгымнар чыгармыйча, бердигән үзйөрешле йөк аты ясаган бит алар. Икесе бер авыздан, хуҗалыкларындагы булган бар мәшәкать шушы “Җен” арбасы ярдәмендә башкарылганлыгын хәбәр итте. Сәгатенә 30-40 километр тизлек биреп, бу атсыз арба белән урманга, басуга да рәхәтләнеп йөри икән алар. Тик торганда, бигрәк тә кыш көннәре печәнен дә, солысын да, җылы абзар да сорамый икән... Сәфәремдә Вострецово осталары-Кулибиннарының икесе белән танышуыма чиксез шатландым.