Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2019, 16:42

Кунаклар Балалар йортында

Юрий Мельников Борайга эш белән сәфәре вакытында районның байтак социаль объектларында булды. Аны муниципаль район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин озатып йөрде.

Кунаклар Шабайдагы Балалар һәм Иске Бикмәттәге картлар йортында анда тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары һәм уку торышы, туклану мәсьәләсе белән кызыксынды. Юрий Мельников биредә башкарылган яңа уку елына әзерлеккә, тәрбияләнүчеләрне спорт уеннары белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә канәгатьлек белдереп тәрбиячеләрнең җаваплы хезмәтендә уңышлар теләде.
Ул барлык бүлмәләрдә йөреп чыкты, балалар һәм караучысыз калган өлкән яшьтәгеләр белән аралашты, аларның фикерләрен белеште. Һәм,әлбәттә, биредәге шартларны тагын да яхшырту буенча эшлекле тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Рәүф Шаматов.
Читайте нас: