"Бердәм Русия" партиясенең "Реаль эшләр" проекты ярдәмендә булдырылган клубка авыл халкы теләп килде.
Соңгы елларда бу авыл халкы барлык мәдәни чараларын, бәйрәмнәрне мәктәпнең спорт залында уздырырга мәҗбүр булган. Әмма спорт залы булгач, биредә тавыш яңгырашы чараларны уздыру өчен бик тә уңайсызлыклар китергән. Быелгы җәйдә шушы спорт залы махсус клуб итеп ремонтланды: түшәм төшерелде, төзекләндерелде, заманча светодиодлы яктырткычлар куелды, идәненә ремонт ясалды, буялды һәм сәхнә төзелде. 65 урындык та куелгач, зал чын-чынлап клуб төсен алды.
Клубны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, мәдәният бүлеге начальник Илгиз Харисов, район Советы депутаты, мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин катнашты.
Әлбәттә, бүгенге көндә 300гә якын кеше яшәгән Силасау авылы мондый мәдәният учагы булуга лаек.