Кичә Казанда WorldSkillsның 45нче дөнья чемпионатының йомгаклау тантанасы үтте. Тантанада Русия Президенты Владимир Путин да катнашты.
— Чемпионат WorldSkills хәрәкәте тарихында онытылмаслык, гаҗәеп тамаша булды, — диде ул, дөньяның иң яхшы һөнәр осталары ярышларының Русиядә беренче тапкыр узганын ассызыклап.
Президент Русиянең кадрлар әзерләүнең өзлексез, ачык, үтемле, аңлаешлы системасын булдырырга әзер булуын белдерде.
Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионатында Русия җыелма командасы, гомум зачетта 22 медаль яулап, икенче урынга чыкты. Беренче урында — Кытай, өченче урында Көньяк Корея яшьләре.
Русия вәкилләре барлыгы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль һәм һөнәри осталык өчен 25 медальон яулады. WorldSkills чемпионатының төп җиңүчесе итеп Анастасия Камнева игълан ителде. Мәскәү кызы "Лаборатор һәм химик анализ" компетенциясендә осталыгын күрсәткән иде. Ул 1300дән артык конкурсант арасында иң күп балл җыйган һөнәр остасы булып чыкты.
Илнең WorldSkills Russia җыелма командасына кергән якташыбыз Илмир Сәетбатталов дөнья чемпионатында "Һөнәри осталык өчен" медальонына ия булды. Алтын куллы егет “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясе буенча көч сынашкан иде. Аны бу җиңүе белән ихлас котлыйбыз!