Традициягә әверелгән шушы чараның быелгысы башка елларга караганда тагын да эчтәлеклерәк һәм оешкан төстә барды. Авыл биләмәләре китапханәләре, авыл клублары үзләрендә яшәүче уңганнарны алып килеп, алар үстергән мул көзге уңышларын күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Гөлләр, гөлләмәләр, яңа сортлы яшелчә-җимешләр белән танышып кына калмыйча, бу бәйрәмдә алар турында бай мәгълүмат та алып булды.
Иң тырышлар, иң фантазиягә бай бәйрәмдә катнашучылар арасыннан бишенче санлы балалар бакчасы Гран-прига лаек булды, беренче дәрәҗәле дипломны беренче санлы балалар бакчасы, икенче дәрәҗәле дипломны мәртәбәле жюри үзәк дәваханә коллективына тапшырды. Өченче дәрәҗәле диплом “Кояшкай”да. “Оригиналь күргәзмә” номинациясе – Иске Карагышка, “Чәчәк” номинациясе – Яңа Тазларда, “Иң уңышлы бакча” номинациясе – “Алга” редакциясенә һәм Таңатардан Әнүдә Мөнировага, “Оригиналь исем” номинациясе Каенлыкка, “Чәчәк үстерү остасы” номинациясе Әҗәктән Гүзәлия Вәлиевага тапшырылды.