Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 август 2019, 18:37

Кузбай күпере янында экологик өмә үтте

Бүген, 27 август көнне "Чиста Танып" төбәкараэкология проекты кысаларында Танып елгасының Кузбай күпере янында экологик өмә үтте.

Бу акциядә оешма һәм учреждение коллективлары, пенсионерлар, авыл халкы катнашты. Алар яр буйларынан, басулардан төрле чүпләрне җыйдылар. Җыелган чүпләрне техникага төяп бардылар. Кузбай күперенең ике ягы да тазартылды, тирә-ягы чистарды. Танып буйлары оешмаларның тырышлыгы белән чиста калды.
Гүзәлия Мостафина
Читайте нас: