22-27 август көннәрендә гомумдәүләт проекты кысаларында узучы әлеге чемпионат, Владимир Путинның май указларына ярашлы, 2019 елда илдәге иң масштаблы халыкара чара булачак дип фаразлана.
Бүген дөнья чемпионатының өченче көне бара. Анда катнашучылар, һәр көнне барлык көчен, сәләтен кушып, үзләре яраткан эшне башкара, дөньяның иң яхшы яшь һөнәр остасы исемен яулар өчен көрәшә.
Билгеле булуынча, WorldSkills стандартлары буенча үтүче ярышларда 63 илдән һәм төбәктән 1300 һөнәр иясе катнаша. Алар транспорт һәм логистика, сәнәгать җитештерүе, мәгълүмат технологияләре, сәнгать һәм дизайн, төзелеш, хезмәт күрсәтү компетенцияләре буенча көч сынаша.
Илнең WorldSkills Russia җыелма командасына 63 конкурсант керде. Алар арасында безнең якташыбыз Илмир Сәетбатталов та бар. Ул “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Русия) V чемпионатының Бөтенрусия финалында алтын медальгә ия булган иде.
Илмир “Ташны архитектур эшкәртү” компетенциясе буенча көч сынаша. Аның көндәшләре — Австрия, Бразилия, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Кытай, Корея, Франция,Швеция һәм Япониядән килгән яшь һөнәр осталары.
— Илмирга, үз-үзен кулга алып, беркемгә дә игътибар итмичә, эшен зур осталык белән башкаруын телибез. Ул республикада һәм Русиядә иң яхшылардан булуын исбат итте инде. Ә хәзер соңгы баскыч — барлык дөньяга моны исбатларга калды! Илмир, без сиңа ышанабыз, синең белән горурланабыз! — ди төбәк чемпионаты эксперты, Октябрьский шәһәре 22нче мәктәбенең информатика укытучысы Ксения Астафьева.
Барыбыз да Илмирга ярышларда зур уңышлар телибез, дөньяның иң яхшы һөнәр остасы исемен яулавына өметләнәбез.