Җәмгыять
22 Августа 2019, 12:06

Тырышның яшелчәсе тәгәрәп ята

Кузбай авылында яшәүче Гөлнара Мәгърүпова һәм Айзат Исмәгыйловлар гаиләсе җир, туфрак кадерен белә торганнардан.

Добавить в предпочтительные источники Google
Алар инде сигез ел төрле яшелчә үстерә. Һава шартлары нинди булуга карамастан бу хуҗалар һәр елны мул уңыш алып куана. “Уфа базарларына да, үзебезнең Борай базарына да теләп йөрибез. Икенче атнадан голланд сортлы кәбестәләр алып киләчәкбез. Язга кадәр сыйфатларын югалтмыйча яхшы итеп сакланганы өчен сатып алучыларыбыз аларны да яратып һәм теләп ала. Тырышсаң, вакытыңны әрәмгә уздырмасаң, авылда да рәхәтләнеп яшәп була, теләгең генә булсын”, – диде уңган Гөлнара.
Аның бүгенге базарга алып килгән башка яшелчәләре белән бергә чәчәкле кәбестәсен (цветная капуста) сатып алучылар чират торып алды. Үзебезнең туфракта җәйрәп үскән, витаминнарга бай яшелчәләр сәламәтлеккә уңай йогынты биргәнен белүчеләр базар көнне Гөлнараны көтеп ала.
Миләүшә Әхмәтҗанова.