Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 август 2019, 13:01

Әфганчыларга медальләр тапшырылды

Әфганчыларга медальләр тапшырылды

Бүген, 22 август көнне районда Русия флагы көненә багышланган чаралар иртән үк башланды. Сагышлы ана һәйкәле янында әфганчы райондашларыбызга Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгына арналган юбилей медальләре тапшырылды.
Тантаналы митингта район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков, БР Дәүләт Җыелышы–Корылтай депутаты Рәмзил Низаметдинов, Борай һәм Мишкә районнары хәрби комиссары Сергей Васильев, әфганчы Наил Фазлытдинов, яшь буын вәкиле буларак Артур Мәкъсүтовларның чыгышлары тыңланды. Ул канлы сугышта башларын салган алты райондашыбыз истәлегенә минутлык тынлык игълан ителде.
Венера Арсланова.

Читайте нас: