Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 август 2019, 10:47

Автоледи-2019

Кичә Борайда хатын-кыз водительлар арасында машина йөртү осталыгы буенча бәйге үтте. Иң тырышлары, зирәкләре үзләренең машиналарын үзенчәлекле бизәп, дөрес йөрү, юл кагыйдәләре буенча йөреп күрсәттеләр.

Конкурс өч этаптан торды: беренчесе- үзенчәлекле бизәлгән машиналарында мәйданга үтеп, үзләре белән таныштырды, юл кагыйдәләрен белү, икенче этап– автомобильне махсус билгеләнгән участокта йөртү, өченчесе– беренче ярдәм күрсәтү. Бар этапларны да үткәч баллар исәпләнде.Нәтиҗәләр ясалды.Беренче урынга– Фәйрүзә Хәсәнова, икенче урынны– Әнисә Мортазина, өченче урынга– Лидия Фаязова чыкты.
Гүзәлия Мостафина
Читайте нас: