Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2019, 11:15

Матурлык тудыручы ул.

Зилия Сахаутдинова җимешләрдән татлы букетлар ясый Электән үк аның гаиләсендә кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Аның дәү әнисе, әнисе, хәзер инде Зилия үзе дә буш вакытларында күңелләрен биреп кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Алар төсле җепләрдән чигү, бәйләү, тегү эшләрен башкаралар. Чигелгән, бәйләнгән япмалары өйләренә нур бөркеп тора.Хатын- кыз бала караганда, өйдә булганда үзенә нинди генә шөгелләр уйлаптапмый. Чыгышы белән Баймак кызы, хәзер инде Борай килене булгач ЗилияСахаутдинова да җәйге вакытлардаҗиләк-җимештән букетлар ясый башлаган.

Ул өч батыр малайның ягымлы, тырыш, оста куллы әнисе. Чәчкәләр бәйләме бик озакка бармый, ә менә мондый букет татлы да, файдалы да. Ул аларны туганнарының, дусларының туган көннәренә әзерләп бүләк итә икән. Зилия бик күп кул эшләре белән шөгыльләнә, татлы ризыклар да пешерә. Озак уйлап та тормадым ди, күңелемә охшаган эшне таптым. Букетларны җиләк-җимешләрдән, яшелчәләрне матурлап, бизәкләр ясап кисү эшләрен интернет челтәрләреннән карап, үземнең фантазиямне кушып эшли башладым. Җимешләр арасына матурлык өчен чәчәкләр, шоколадлар, чикләвекләр, үләннәр куеп матур итеп эшли ул. Экзотик җиләк-җимешләр, әфлисун белән лимоннан гына үзенчәлекле бәйләмнәр дә ясый. Егетләргә туклыклы ризыклардан үзенчәлекле букетлар әзерли. Татлы җимешләрне үз бакчасыннан алып, юып, кисеп ясый. Бөтен кирәк материал да кул астында бар шул теләге булган кешегә.
Гүзәлия Мостафина
Читайте нас: