Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 август 2019, 13:46

Кушманакта очрашу.

19 август көнне Кодаш авылындагы җыеннан соң, район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков һәм район Советы секретаре Гемир Нуртдинов Кушманак халкы белән очрашты.

Бердәм Русия партиясенең “Реаль эшләр” программасы кысаларында быел да Кушманак авылы мәдәният йортында төзекләндерү эшләре башкарылган, “Безнең авыл” программасы буенча да биләмәдә төпле эшләр бара. Якты, нурлы бинаның иркен сәхнәсендә район вәкилләрен сәламләп, авыл эшчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт тәкъдим ителде. Бирегә җыелган кушманаклылар алдында авыл биләмәсе башлыгы Алик Каюмов һәм район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаков чыгыш ясады. Алар бүгенге булмышыбыз һәм киләчәккә планнар хакында сөйләп, авыл халкының сорауларына җентекле җавапларын әйтте. “Буш яткан җирләрне кулланып, фермер хуҗалыклары калкып чыкса, авылларыбызга җан керер иде, яшьләребез авылда калып, тормыш корса, демографик хәлләр дә уңай якка үсеш алыр” – дип, Рөстәм Әхмәт улы халыкка хәстәрлекле мөрәҗәгать итте.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: