Тәүдә авыл зираты янында биредә үткән төзекләндерү эшләре турында бер төркем җәмәгатьчелек вәкилләре белән әңгәмәләшсәләр, артабан алар авыл урамнарындагы яңартылган юлларның торышы белән танышып чыкты. Төзекләндерү эшләре башкарылган мәктәпне карап, хезмәткәрләр һәм ата-аналар белән фикер алышканда Рөстәм Әхмәт улы: “38 укучысы булган мәктәп – авылның “тере” икәнлегенә ишарә. Мондагы халыкның уңган, тырыш булуы да сөенечле. Киләчәктә дә авылның язмышы сезнең кулларда”, – диде. Авыл клубында җыен дәвам итеп, “Халык ихтыяҗларын яклау”, “Безнең авыл” программалырына ярашлы эшләнгән эшләр турында сөйләшүләр дәвам итте. Инициативалы төркем җитәкчесе Зөлфәт Суфиянов Кодаш авылы исеменнән район хакимияте җитәкчелегенә, авыл биләмәсе башлыгы Алик Каюмовка һәм эшләрдә активлык күрсәткән барча авылдашларына рәхмәтен белдерде.