Җәмгыять
20 Августа 2019, 11:13

Балың сыйфатлымы? Тикшерт...

Балың сыйфатлымы? Тикшерт...

Добавить в предпочтительные источники Google
Борайда узган “Бал фестивале–2019” район конференциясендә умартачылар үзләренең күргәзмәгә һәм сатуга куйган балларының сыйфатын бушлай тикшертә алдылар. Бу көнне мәйданда ветсанэкспертиза ясаучы мобиль лаборатория эшләде, әйдәүче ветеринар табиблар Илдус Әхмәдуллин һәм Ильмира Нигъмәтуллина балны пробага алды, шулай ук кортбакчаларның паспортлары һәм тиешле документлары тикшерелде. “Умартачылар өчен продукциясен шушылай урында ук тикшертү бик уңайлы”, – ди ветстанция начальнигы Булат Фазлыев.
Венера Арсланова.