Менә шушы эшне Айдар Галәветдинов дәвам итә. Зур гаиләдә алты бала үсә. Барсы да мәктәпне тәмамлап, уку йортларына кереп, армия сафларында хезмәт итеп үз гаиләләрен корып яшиләр. Айдар 10 сыйныфта укыганда әтиләре мәрхүм була. Барлык тормыш мәшәкатьләре әнисе белән балаларына төшә. Бәләкәй чактан ук алар ирләр башкара торган барлык эшләрне башкарып чыгалар.
Айдар – бу эш белән мәктәп елларыннан ук ул "Кызыл таң" хуҗалыгында умартачы ярдәмчесе булып эшләп йөри. Мәктәпне тәмамлагач та, Бөре шәһәрендә шоферга, кортчылыкка укый. Укып, туган җире Чалкакка умартачы булып эшкә кайтып, 10 ел тырышып хезмәт итә. Соңрак Чалкак урманчылыгында урманчы булып эшкә керә. Урманчылык хезмәткәрләренең төп эше урманны саклау, яңа үсентеләр үстерү, һәр төр планны үтәп килү. Ул боларның барсын да башкара: юкә чәчәгеннән башлап, мәтрүшкә кебек дару үләннәре, нарат, каен бөреләре, юкә, гөлҗимеш орлыкларын җыю. Урмандагы эш белән генә чикләнми әле ул, үзенең бал кортларын да үрчетә. Озак ел эшләгәннән соң урманчылыкнгың умартачылыгына эшкә керә. Эшләү дәверендә ул бик күп кортлар карый, хәтта ул аларның исәбен дә хәтерләми. Үз умарталыгында күп төрле алдынгы ысулларны сынап караган һәм уңышлыларын гамәлгә керткән кеше дә әле ул. Умартачылык эшендә барлык җанын, көчен биреп эшли . Хәзер дә, хаклы ялда булуына карамастан, җитәрлек санда бал котрлары карый. Бал корты гаиләсенең көчен арттыруның төп юлы дип, үрчетүне саный ул. Моның өчен ул иң элек ана кортлар әзерли һәм аларны яңа гаиләләр формалаштыру, карт аналарны алмаштыру һәм запас сыйфатында файдалана. Аның фикеренчә, бал корты гаиләсенең көче ана кортның сыйфаты белән бәйле. Күч үрчүче ана кортлардан формалаштыра. Аларны умарталарның төп корпустан такта белән бүленгән корпусына яки башка умарталарга урнаштыра. Бал җыю чоры башлангач, күчне төп гаиләләр белән берләштерә. Нәтиҗәдә, бал корты гаиләләренең көче бик нык арта, һәм алар балны күп җыя. Айдар Хәниф улы һәрчак иртәгесе көнне уйлап эш итә. Рамнарны, умарталарны төзәтә, яңаларын ясый. Яхшы хуҗасын умарта корты да үз итә. Бүгенге көндә умартачының тынгысызлыгы, тырышлыгы үзенең мул җимешләрен бирә.